+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 06:50

Кош гриппы ишек какмасын!

Яки зәһәр авыру таралу куркынычына бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Яки зәһәр авыру таралу куркынычына бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Ел көтелмәгән хәвефләр белән янавын дәвам итә. Республика чигендә, Бакалы районыннан берничә чакрым ераклыкта гына, кош гриппы белән авыру очрагы теркәлгән. Беренче тапкыр республика территориясе югары патоген кош гриппы янаучы зона исәбенә керде. Идел буе һәм Урал федераль округларында бу авыруга бәйле хәл бик киеренке тора.
Нәрсә ул кош гриппы? Ул кош-кортка һәм кешеләргә нинди куркыныч белән яный? Аннан ничек сакланырга? Башкортстанга зәһәр авыру үтеп кермәсен өчен нинди чаралар күрелә? Экспертлар белән берлектә әзерләнгән түбәндәге язмада сүз шул хакта.

Авыру турында

Кош гриппы — кошларның кискен йогышлы авыруы, кискен бизгәк синдромы, ул үпкәләрнең зарарлануы һәм югары үлем күрсәткече белән билгеләнә. Авыруны төп таратучылар — кыргый кошлар, шулай ук, чыпчыклар, каргалар, күгәр­чен­нәр. Чирне алар тизәк, азык яки су аша, шулай ук инфекцияле кош белән турыдан-туры элемтә вакытында йоктыра.
Авыру кошларның барысы да диярлек — тавыклар, казлар, үрдәкләр — үләләр. Йорт кошлары күпләп үлү сәбәпле, кош гриппын “тавык чумасы” һәм “тавыктагы Эбола бизгәге” дип тә атыйлар.
Симптомнары түбәндәгечә: кошлар акрын хәрәкәт итә, йомырканы аз сала, суны күп эчә, йоннары туза, каркылдык тавышлар чыгара, башларын артка ташлый, кикрик­ләре зәңгәрләнә, күз алмалары тоныклана, эчләре йомшара, көзән җыеру барлыкка килә. Авыру өч тәүлектән өч атнага кадәр дәвам итә.
Вирус кош-корттан кешегә күчәргә дә мөмкин. Бу хакта беренче тапкыр 1997 елда Гонконгта инфекция кабынган вакытта билгеле булды. Аннан соңгы елларда Азиядән кош гриппы, миллионлаган очракларга җитеп, Европага һәм Африкага таралды. Шуңа күрә хәвеф төркеменә, беренче чиратта, кош фермалары хезмәткәрләре, зоотехниклар, ветеринарлар эләгә. Вирусның кешедән кешегә күчү очраклары теркәлмәгән.

Ул нинди куркыныч белән яный?

Бу икътисадка (димәк, эш урыннарына һәм хезмәт хакына) зур зыян китерә. Безнең республикада кошчылык тармагы актив үсеш алган. Кош-корт саны 13,5 миллион баш тәшкил итә, шул исәптән 4 миллион кош-корт шәхси хуҗалык­ларда асрала, 13 кошчылык фабрикасы эшли. Ана су кошлары саны буенча без — лидерлар. Бездә үрдәк үстерү буенча Русиядә бер-дәнбер “племрепродуктор” эшли. Күптән түгел генә банкротлыктан соң 850 мең баш күркә үстерүгә исәпләнгән куәтле комплекс эшли башлады. Продукция республика кибетләренә генә түгел, Русиянең барлык төбәкләренә һәм чит ил­ләргә дә озатыла.
Боларның барысына да хәзер хәвеф яный. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, кош гриппының бер генә очрагы теркәлсә дә, Башкорт-станның барлык территориясендә сизелерлек чикләүләр кертеләчәк.
— Бер генә йомырка да, бер генә бройлер түшкәсе дә читкә чыгарыла алмаячак. Кошчылык өчен бу тармакның тулы бөлгенлеккә төшүен аңлата. Бүген безнең төп бурыч — нинди генә хәл-шартларда да вирусның безнең территориягә үтеп керүенә юл куймау, — диде ул.

Моны ничек булдырмаска?

Иң нәтиҗәле чара — профилак­тика. Республика чикләрендә тик-шерүләр, күчмә кошларны конт­рольдә тоту көчәйтеләчәк, фабрикаларда асралучы кошлардан һәм әзер продукциядән анализларны ешрак алачаклар.
Чирне булдырмый калу өчен көрәштә гади кешеләрнең дә активлык күрсәтүе мөһим. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур:
— Бөтен йорт кошларын абзарларга ябарга, урамда йөртмәс­кә, сулыкларга чыгармаска. Бу кыргый кошлар белән контакт ихтималлыгын юкка чыгарачак. Ә иң яхшысы – иткә үсте­релгән кошны бүген үк чалыгыз.
— Билгесез җитештерү­челәр­дән кош азыгы сатып алмагыз.
— Кош түшкәләрен һәм алардан эшләнгән әзер продукцияне законсыз базарлардан, кулдан, машинадан сатучылардан сатып алмагыз. Аларны барлык продукция ветеринар тикшерүен үткән кибетләрдән һәм рәсми базарлардан гына алырга мөмкин. Бө­тен продукцияне, һичшиксез, яхшылап юыгыз һәм фәкать пешереп, кыздырып ашагыз. Югары температура вирусны үтерә.
— Әгәр сезнең яисә күршелә­регезнең кошларында шикле симптомнар күзәтелсә, кичек­мәстән ветеринария хезмәтен чакыртыгыз. Белгечләр белән элемтәгә керү, сораулар бирү өчен 8 800 775 58 28 санлы кайнар линия телефонына шалтыра­тыр­га мөм­кин. Шалтырату бушлай.
Шуны да белеп торыгыз: лаборатория тикшеренүләреннән соң “кош гриппы” диагнозы расланса, бөтен авылда кошны юк итәргә, территориядә карантин урнаштырырга, барлык корылмаларны де­зинфекцияләргә туры киләчәк. Ә дәшми калганда, чирне яшергәндә, бу административ җа­ваплылык белән яный. Терлекләрнең кинәт үлүе, яки бер үк вакытта күпләп авыруы турындагы мәгълүмат­лар­ны яшергән өчен 100 мең сумга ка­дәр штраф каралган.

Ни өчен кошларга прививка ясарга ярамый?

Чыннан да, кош гриппы шактый яхшы өйрәнелгән һәм аннан вакцина уйлап табылган. Ун еллап элек, илдә беренче эпидемия вакытында, республикада берничә миллион кошка вакцина да ясадылар.
Эш менә нәрсәдә. Респуб­ли­каның Ветеринария идарәсендә аңлатуларынча, вакциналаштырылмаган кош ите күпкә сыйфатлырак санала. Икенче төрле әйт­кәндә, хәзер без “югары сорт” кате­гориясендә торабыз, ә кошка прививка ясалса, аның ите “беренче” яки “икенче” сортлы гына булачак. Мондый иткә ихтыяҗ азрак һәм аның бәясе шактый түбән. Әгәр дә я — вакцинация, я — бөтен баш санын юк итү дигән сайлау килеп туса, әлбәттә, беренчесен сайлаячаклар. Урыннарда чир кабыну вакытында вакциналаштыруга караганда кошны юк итү отышлырак.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

Шул ук вакытта...

Русиядә эпизоотик хәл катлаулы. Әлеге вакытта илнең 11 төбәгендә кош гриппының 78 чыганагы ачыкланган. Бу узган елдагы күрсәткечне 15 тапкыр узып киткән. Күрше Татарстанда 5 меңнән артык казның юк ителүе һәм “Залесное” кошчылык фабрикасында 175 мең баш күркәнең үтилләштерүгә әзерләнүе турында хәбәр ителде.
Башкортстанга чиктәш төбәкләрдә кош гриппы таралу сәбәпле, республикада аңа каршы тору, кисәтү буенча ашыгыч чаралар күрелә. Бу турыда шимбә көнне республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин районнар белән онлайн-режимда үткәрелгән киңәшмәдә белдерде.
Идарә начальнигы сүзләренә караганда, республиканың барлык районнарында да эпизоотик хәлне контроль-күзәтү чаралары оештырылган. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе кош-кортларны мониторинг-тикшерү диагностикасы эшчәнлеген көчәйткән. Эпизоотик отрядлар карамагындагы барлык техника, дезинфикция һәм шәхси саклану чаралары әзерлек сызыгына куелган.
Киңәшмәдә, кошчылык предприятиеләрендәге һәм барлык шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларны ябык шартларда асрарга, шулай ук, кош-корт азыгы, кош-корт продукцияләре сатып алганда гражданнарга игътибарлырак булырга кирәклеге әйтелде.



Читайте нас