+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 18:32

Тугызынчы сыйныф әзерме?

21 ноябрьдә 9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теле һәм математика буенча онлайн-консультацияләр узачак.

21 ноябрьдә 9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теле һәм математика буенча онлайн-консультацияләр узачак.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Рәсми белем бирү порталында «БДИга әзерлек» һәм «ОГЭга әзерлек» дигән ике бүлек булдырылды. Порталда түбәндәге мәгълүмат урнаштырылган:

- «Федераль педагогик үлчәү институты» рәсми сайтыннан уку предметлары буенча материаллар (видеороликлар ,КИМ демоверсиясе һ. б.);

- «Урыс теле», «Информатика һәм ИКТ», «Химия», «Математика», «Физика», «Биология» фәннәреннән дәүләт аттестацияләре нәтиҗәләре буенча республика фән комиссияләре рәисләре һәм рәис урынбасарлары катнашлыгында төшерелгән видеороликлар: биремнәрне үтәүгә карата таләпләр, җаваплы эшләрне рәсмиләштерүгә таләпләр һ. б.;

– барлык уку предметлары буенча БДИга әзерлек буенча Башкортстан Республикасы фән комиссияләре экспертлары белән онлайн-консультацияләргә сылтамалар.

2020 елның 21 ноябрендә 9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теле һәм математика буенча онлайн-консультацияләр узачак.

Барлык теләүчеләр (чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар (законлы вәкилләр) БДИга әзерлек барышында кыенлыклар тудыра торган сорауларны формалаштыра һәм аларны электрон почта адресына җибәрә ала. gia9@rcoi02.ru

Фото:education.bashkortostan.ru


Читайте нас