Республиканың шәһәр һәм районнарында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында подъездларны дезинфекцияләү дәвам итә.
Көн саен 16 меңнән артык подъезд һәм 2 меңнән артык лифт дезинфекцияләнә.
Майдан башлап барлык муниципалитетлар шәхси саклану чаралары һәм дезинфекцияләүче сыекчалар белән тәэмин ителгән. Беренче һәм икенче этап барышында “Башфармация” аша 15 меңгә якын битлек, комбинезон, перчаткалар, 10 мең пар итек һәм саклаучы күзлекләр, 2 меңнән артык сиптергеч бүленгән.
Өч этап кысаларында муниципалитетларга 40 мең литр дезинфекцияләүче чара концентраты бирелгән. Әле республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан дезинфекцияләүче һәм шәхси саклану чараларына завкалар формалаштыру буенча эш бара. Бу дүртенче этап булачак.
– Әлбәттә, кешеләргә даруханәгә, кибеткә чыгарга, эшкә барырга кирәк. Подъезд һәм лифтлардагы чикле мәйданда эпидемиологик хәвеф арта. Шуңа аларны эшкәртү мөһим. Моның өчен шартлар тудырылган. Барысы да бар, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Фото: Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы