+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Ноября 2020, 18:45

"Росавтодор"га зур рәхмәт!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "ВКонтакте" челтәрендә бүген Мәскәүдә үткән форум уңаеннан фикерләрен язган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "ВКонтакте" челтәрендә бүген Мәскәүдә үткән форум уңаеннан фикерләрен язган.

"Бүген «Русия транспорты» Халыкара форумында без Федераль юл агентлыгы белән хезмәттәшлекнең чираттагы этабы буенча күперләр салдык. Русия транспорт министры урынбасары-Росавтодор җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашуда республикада эре күпер корылмаларын реконструкцияләү буенча уртак эш турында килешенде. Болар - Агыйдел аша Һалле шәһәре урамы янында, Шакша бистәсендәге Караидел елгасы аша үтүче күперләр. Объектлар конструктив элементларны алмаштыруны таләп итә.

Моннан тыш, без инде күптән Интернациональ урамы янында Агыйдел аша 1,2 километр озынлыгында яңа күпер төзү мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Аны 2025 елга федераль үзәк белән берлектә төзеп бетерергә исәп тотабыз.

2020 һәм 2021 елларда өстәмә финанслауны республиканың иң зур инфраструктура проекты – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы төзелеше алачак.

"Росавтодор"га безнең проектларга ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт!

Фото: ВКонтакте
Читайте нас