Яклар агымдагы елда Башкортстанның туризм тармагы эше нәтиҗәләре һәм аның перспективалары турында фикер алышты.
Анда “Янгантау” һәм “Торатау” геопаркларын үстерү, “Башкортстан йөрәге” туризм-сәламәтләндерү, “Мәһабәт Ирәмәл” кластерлары булдыру турында сүз барды.
“Башкортстан йөрәге” кластерына “Торатау” геопаркы, Нөгеш сусаклагычы, Сакаска су асты мәгарәсе, Күперле карст күпере һәм республиканың биш районы территориясендә урнашкан башка табигый һәйкәлләр керә.
“Мәһабәт Ирәмәл” кластеры Белорет һәм Учалы районнарында урнашачак һәм “Ирәмәл” табигать паркы белән “Уралтау” тыюлыгын берләштерәчәк.
“Мраткино” ел әйләнәсенә эшләячәк гаилә курортын модернизацияләү турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров федераль ярдәм белән аның Русиянең иң эре тау чаңгысы комплексларына әвереләчәген билгеләп үтте.
– Быел җәй барыбыз да табигый истәлекле урыннарыбызга нинди ихтыяҗ булуын күрдек. Пандемия чорында республикада туристлар агымы узган ел дәрәҗәсеннән өч тапкыр артып китте. Җәйге сезонда безгә 2 миллионнан артык кеше килде, –диде Радий Хәбиров. – 2024 елга бу күрсәткечне 3,5 миллионга кадәр арттырырга ниятлибез.
Фото:Башкортстан Башлыгы сайтыннан.