Бүген Мәскәүдә шушы мәсьәлә күтәрелде.
Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашуы булды. Анда 2024 елга кадәр республиканың юл инфраструктурасын үстерү һәм «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында торак төзелеше буенча өч еллык план формалаштыру турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы Русия Төзелеш министрлыгына алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итүдә ярдәм иткән һәм “Ипотека” федераль программасы буенча арзанлы процент ставкаларын керткән өчен рәхмәт белдерде. - Өлешләп түләүле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фондының күзәтчелек советы Башкортстандагы 46 проблемалы йорт буенча уңай карар кабул итте. Без тагын 14 йортка гариза бирдек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
- Торак төзү буенча республика 2020 елны алдагысына караганда яхшырак тәмамлый. Төзүчеләрдән 2,4 миллион квадрат метр торак көтәбез. 2030 елга кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча куелган барлык бурычларны да үтәргә кирәк. Хәзер "Стимул" программасына үзгәрешләр кертүне көтәбез, ул безгә Уфада сәнәгать төзелешен башларга мөмкинлек бирәчәк. Русия Төзелеш министрлыгы вәкилләре киңәшмәдә ипотека субсидиясе буенча торак төзелеше буенча республика программасына югары бәя бирде. Очрашуда шулай ук Башкортстан башкаласының транспорт комплексы һәм инфраструктурасы үсеше һәм 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү турында фикер алыштылар. Бу проект буенча уртак чаралар планы кабул ителәчәк.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектына килгәндә, 2020 елда Башкортстанда эшләр расланган график буенча алып барыла. Республика киләсе елларга яңа контрактлар төзи. - Быел уңышлы контрактация булса, 2021 елга федераль бюджеттан «БКАД» гомумдәүләт проектына акчалар гыйнварда ук килә башлый, - диде Марат Хөснуллин.