+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 ноябрь 2020, 08:25

Санитар таләпләр үтәлсен!

Башкортстанда санитар-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Үткән атнада 8700 объект тикшерелгән, 1400 протокол төзелгән.

Башкортстанда санитар-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Үткән атнада 8700 объект тикшерелгән, 1400 протокол төзелгән.
Ишембайда җәмгыять транспортында һәм сәүдә үзәкләрендә битлек режимын тикшерү буенча күләмле эш башкарыла.
– Рейдлар көн саен үткәрелә, шул исәптән кичтән дә, төнлә дә. 24 сәгатьтән соң эшләүче туклану һәм сәүдә үзәкләре дә тикшерелә. Исәп алып бару журналлары, социаль дистанция билгеләре, битлек кию, антисептиклар булуы контрольдә тотыла. 200дән артык оешма һәм учреждение тикшерелде инде, шул исәптән шәхси оешмалар да. 80нән артык административ эш кузгатылды, – ди Ишембай районы хакимиятенең комиссия рәисе урынбасары Анастасия Миңнегулова.
Салаватта “Роспотребнадзор” вәкилләре көн саен кибетләрдә, сәүдә урыннарында рейдлар үткәрә, өстәмә сантар-эпидемиологик чаралар үткәрү турында аңлату эшләре алып бара.
Эре сәүдә үзәгендәге бер кибетнең директоры Эльза Салаватова эшкуарларның бу чараларны аңлап кабул итүен әйтте, барлык хәвефсезлек чаралары үтәлүен билгеләде.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас