Андрей Назаров үзенең m.facebook.com сәхифәсендә үзенчәлекле эшкуарлар турында язган.
"Башкортстанда бик кызыклы предприятие бар, «Великолепный страус» дип атала. Ул Гафури районының Инзелга авылында урнашкан. Аны яшь гаилә пары - фермерлар булдырганнар. Алар тәвә кошы итен, йомыркасын җитештереп һәм сатып кына калмыйча, кешеләргә анда килергә һәм үз күзләре белән тәвә кошларын күрергә, аларны сыйларга һәм ашатырга мөмкинлек тудырган. Хуҗалар аларга тулы бер экскурсия оештыра. Сүз уңаенда, продуктларның сыйфаты бик яхшы. Без аларны «Вкусы России» федераль конкурсында тәкъдим итәргә булдык. Эксперт комиссиясе безнең продукциябезне лаеклы бәяләр дип ышанам, предприятие турында Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ишетәчәкләр.
Күптән түгел без республикада «Башкортстанда эшләнгән» проектын эшләтеп җибәрдек.
Аның максаты - башкортстанлыларга чимал булмаган продукция җитештерүчеләргә халыкара базарга чыгарга ярдәм итү.
Чит илдә кулланучыларны үзең эзләү - җиңел бурыч түгел һәм дәүләт эшкуарларга ярдәм итәргә тиеш. Экспортка эш итү - икътисади үсешкә туры юл, билгеле. Шуңа күрә без төбәк предприятиеләрен «Made in Bashkortostan» зонтик бренды астында берләштерергә булдык. Якын арада Уфада тиешле күргәзмә залы ачачакбыз. Биредә безнең потенциаль чит ил партнерларыбыз башкорт товарларын үз куллары белән тотарга, аларның сыйфатына инанырга һәм урында хезмәттәшлек турында килешергә мөмкин. Чит ил кулланучыларын эзләүдән тыш, без финанс яктан да ярдәм итәчәкбез. Товарны транспортлауга һәм сертификатлауга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирәчәкбез.
Фото: m.facebook.com