«Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Магнит» федераль челтәре оештырган акция кысаларында күпбалалы аз керемле 9 меңнән артык гаилә азык-төлек җыелмалары ала башлаячак.
Мохтаҗлар исемлеге инде формалаштырылган һәм азык-төлек җыелмаларын тарата башлау шушы атна ахырында ук башланырга мөмкин.
«Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров сүзләренчә, автоволонтерлар заявкалар буенча (алар 8-800-201-89-03 телефоны буенча колл-үзәккә килә) үзизоляцияләнгән һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә комплекслы төшке ашлар да китерә башлаячак.
Мондый төшке ашларны сатып алу өчен «Бердәм Русия»дән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары финанс ярдәм күрсәткән.
Фото: olw.ru.net