+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 ноябрь 2020, 18:25

" Забелье бистәсе икенче Уфаны хәтерләтәчәк"

Радий Хәбиров бүген Мәскәүдә аның бик зур мәйданда урнашачагын белдерде.

Радий Хәбиров бүген Мәскәүдә аның бик зур мәйданда урнашачагын белдерде.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә эшлекле очрашуда булды. Анда Башкортстандагы төзелеш турында сүз барды. Әлеге очрашу турында фикерләрен ул социаль челтәрләрдә дә белдергән. "Төзелеш комплексы - республика икътисадының мөһим өлеше. Федераль үзәк белән нәтиҗәле эшләмичә төбәк үсешенең амбициоз бурычларын хәл итеп булмый. Республика тармак проектларына ярдәм иткән өчен вице-премьер Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга һәм Русия Хөкүмәтенә бик рәхмәтле.
Ташламалы ипотека, «Стимул» кебек Русия Төзелеш министрлыгы башлангычы белән чыккан шундый программалар, шулай ук өлешчеләрнең хокукларын яклау федераль фонды эшен активлаштыру нәтиҗәсендә Башкортстан бик яхшы эш темпларын күрсәтә. Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, 2020 елның тугыз аенда, 10 процент үсешне тәэмин итеп, 1,7 миллион квадрат метр торак төзедек. Ел ахырына бу 2,4 миллионга җитмәкче.
Иң амбициоз бурычларның берсе - масштаблы торак төзелеше башланган Уфа шәһәренең Забелье микрорайонын үстерү. Бу территорияне җылылык, газ, электр белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде инде. Су белән тәэмин итү һәм су кертү мәсьәләсен хәл итәсе калды. Инженерлык челтәрләрен төзүгә федераль финанслауны алу өчен безнең төзелеш блогы 2021-24 елларга исәпләнгән «Стимул» программасы буенча заявкалар әзерләде. Шулай ук федераль үзәк ярдәмендә, 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүне исәпкә алып, Башкортстан башкаласы инфраструктурасының мөһим проблемаларын хәл итә алачакбыз. Бу проект буенча уртак чаралар планын кабул итәчәкбез", - дигән Радий Хәбиров.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас