“Роспотребнадзор” ата-аналарга киңәшләр бирә.
“Роспотребназор” ата-аналарны балаларын коронавирус белән куркытмаска һәм даими кул юууларын мактарга киңәш итә. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Ведомство билгеләвенчә, балаларны COVID-19дан саклауның иң яхшы ысулларының берсе – кулларын еш юуны хуплау. Әмма бу куркытып сөйләшү булырга тиеш түгел.
Ведомство, шулай ук, балаларга ютәлләү, төчкерү вакытында авызны кулъяулык белән каплау һәм авыру сипмтомнары булган кешеләргә якын килмәүнең яхшырак булуын аңлатырга чакыра.
Белгечләр фикеренчә, тыныч кына сөйләшү балаларга инфекция таралу шартларында курку һәм стресс кичерешләрен җиңәргә ярдәм итәчәк.