Документның яңа редакциясе нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук хроник авырулары булганнарга элек кертелгән үзизоляциянең мәҗбүри режимы 10 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр һәм 24 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр билгеләнә. Халык өчен үз-үзен изоляцияләү тәртибе үзгәрми. Шулай ук Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныфлардан тыш бушлай туклану хокукына ия булган мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары таратуны оештыра.