Илеш районында коточкыч фаҗига булган.
20 ноябрь кичендә М-7 «Волга» трассасында һәлакәт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендай Акцент» шоферы Казан ягыннан Уфага китеп барган. Республиканың Илеш районында чит ил машинасы руле артындагы ир каршы яктан килгән машинаны абайламыйча, алда барган машинаны узарга булган.
Ә аңа каршы «Вольво» йөк машинасы килгән, алар бәрелешкән. "Хендай" шоферының исән калу мөмкинлеге калмаган. Аның машинасы изелгән. Зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка компетентлы органнар ачыклый.
Фото: "Башинформ"