Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Ишембай районында булачак «Алга» махсус икътисади зонасы резидент предприятиеләрен төзү урынында булды.
«Аркада» сәнәгать берләшмәсенең генеральный директоры Эльвир Гобәйдуллин сөйләгәнчә, биредә елына 500 мең берәмлек әзер продукция җитештерү буенча заманча автоматлаштырылган тегү фабрикасы барлыкка киләчәк. Фабрика инвесторы - «Эш киеме комбинаты» җәмгыяте. Аның Башкортстанда махсус кием тегү буенча өч тегү производствосы бар: «Туймазышвейпром» җәмгыяте, анда 150 кеше эшли, Учалы тегү фабрикасы (1000 кеше) һәм Алкинода җитештерү мәйданчыгы. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 400 миллон сум дип бәяләнә. Русия сәнәгатен үстерү фондына җиһазлар сатып алуга 200 миллион сумлык инвестиция займнары җәлеп итү күздә тотыла. Яңа эш урыннары саны - 1000. Җитештерүне 2021 елның апрелендә башлап җибәрергә ниятлиләр.
Көндәшлеккә сәләтле светодиодлы продукция җитештерүне булдыру буенча төзелеш-монтаж эшләре башланды.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр биредә беренче биналарның фундамент тартмалары һәм стеналары барлыкка киләчәк, киләсе елда производстволар эшләтеп җибәреләчәк.
«Без "Алга"ны тутырдык диярлек, инвесторлар тагын чиратта тора. Мин инде икенче үсеш ноктасы турында уйлыйм, һәм без Русия Хөкүмәтенә башка үсеш ноктасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез», — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Фото: "Башинформ"