Бүген оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров өлкәннәр өчен мәҗбүри изоляция нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кабат карантин 9 ноябрьдә кертелгән иде. Төбәк җитәкчесе мәгълүматларына караганда, өлкәннәр арасында коронавирус белән авыручылар саны нибары 2 процентка кимегән. Ул ведомстволар һәм муниципалитетлар эше нәтиҗәсез, дип билгеләп үтте.
“Без даими рәвештә ковидтан үлем структурасын һәм ковид белән авыручылар структурасын анализлыйбыз. Әлбәттә, үлем очраклары 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында күбрәк. Бу ачыш түгел. Нәкъ менә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мотлак үзизоляция турында карар кабул иттек. Асылда нәрсә килеп чыкты? Шушы яшьтәге гражданнар арасында авырулар саны бары тик ике процентка гына кимегән. Шул ук вакытта, алар өйдә утырырга тиеш. Бу безнең социаль яклау министрлыгының нәтиҗәсез эше турында сөйли", - диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров мәҗбүри изоляция кагыйдәләрен бозучыларны катгыйрак штрафка тарттырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый карар анда эчке каршылык тудыра, әмма ярдәм итәргә тиеш. Төбәк җитәкчесе шулай ук премьер-министр Андрей Назаровка социаль яклау министрлыгы эшенең яңа структурасы өстендә эшләргә кушты.
“Мин гомумән штрафларга, өлкән яшьтәге кешеләргә штраф салуга каршы, тик соңыннан алар рәхмәт әйтәчәк. Без аларга бераз җәза бирик, алар өйдә утырсын өчен. Бу эшне активлаштыруыгызны сорыйм”, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ