+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 ноябрь 2020, 11:45

Радий Хәбиров муниципаль сатып алуларга ревизия үткәрергә кушты

23 ноябрьдә республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗплыек өлкәсендә муниципаль сатып алуларда тәртип урнаштыруны йөкләде.

23 ноябрьдә республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗплыек өлкәсендә муниципаль сатып алуларда тәртип урнаштыруны йөкләде.
- Әлегә кадәр шәһәрләрдә ихаталарны төзекләндерәләр, гәрчә акчаны без башкаручыларга вакытында җиткергән булсак та, - диде Радий Хәбиров. - Салаватка гына да бу максатларга 150 миллион сумга якын акча бүленде. Дөресен генә әйткәндә, шундый фикер туды: кыш көне ишегалларында эшләүче муниципалитет башлыкларына киләсе елда финанслауны кыскартырга кирәк. Ләкин нигә халыкны җәзаларга? Салаватлыларның моңа катнашы юк, әгәр дә аларның элекке җитәкчелеге эшләп бетермәгән икән! Мин һәрвакыт хакимиятәрнең барлык башлыклары белән бик яхшы сөйләшәм, ләкин минем соравым бар: сез бу өлкәдә кайчан тиешенчә эшли башлыйсыз?
Республика Башлыгы декабрьдә муниципалитетлар җитәкчеләре белән булачак киңәшмәнең көн тәртибенә торак-коммуналь хуҗалыкта эшне яхшырту мәсьәләсен кертүне йөкләде.
Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм контроль ведомстволарга, шикле финанс схемаларын ачыклау һәм коррупциягә каршы тикшерүләр башлау өчен торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗлары өчен муниципаль сатып алулар ревизиясен үткәрергә кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас