+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 ноябрь 2020, 19:15

Эшле халык - бай халык

Андрей Назаров: "Халыкны эш белән тәэмин итү - ул төбәк икътисадының һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенең мөһим билгесе".

Андрей Назаров: "Халыкны эш белән тәэмин итү - ул төбәк икътисадының һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенең мөһим билгесе".

Бүген Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында 2026 елга кадәр хезмәт базарын җайга салу һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы озайтылды.

– Илдә һәм гомумән дөньяда барган соңгы вакыйгалар аркасында хезмәт базарына ярдәм итү мәсьәләләре аеруча актуаль,- диде Премьер-министр Андрей Назаров. - Халыкны эш белән тәэмин итү - ул төбәк икътисадының һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенең мөһим билгесе. Шуңа күрә республиканың икътисади, социаль һәм демографик үсеш перспективалары белән бәйле рәвештә хезмәт ресурсларын саклау һәм үстерү - дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә төп юнәлешләр.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, дәүләт программасы түбәндәге ярдәмче программаларны үз эченә ала: «Хезмәт базарын нәтиҗәле җайга салу»; «Яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү»; «Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Башкортстан Республикасына ирекле күчерүгә ярдәм күрсәтү»; «Эшкә урнашканда яшь инвалидларны озату»; «Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен үстерү».
2021-26 елларда дәүләт программасын финанс ягыннан тәэмин итүнең гомум күләме 7,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән республика бюджеты акчасы исәбеннән – 3,9 миллиард сум, федераль бюджеттан – 3,5 миллиард сум, бюджеттан тыш чыганаклардан – 1 миллиард сум.

2026 елга эшсезлек дәрәҗәсен 4,55 проценттан да арттырмау, 2019 ел белән чагыштырганда, халыкның реаль акчалата керемнәрен 100,3 проценттан 102,5 процентка кадәр арттыру, ике тапкыр – 12,1 проценттан 6,1 процентка кадәр киметү көтелә. Шулай ук 2024 елда, республика буенча тулаем алганда, хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакын, 2018 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр арттыру күз уңында тотыла.

Фото: https://pravitelstvorb.ru/
Читайте нас