Бүген Бәләбәй районының Приютово поселогында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында Магистральная урамындагы ихаталарны төзекләндерү сыйфатын бәяләде.
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев әйтүенчә, үткән елда 13нче кварталны төзекләндергәннәр, анда күпфатирлы 13 йорт урнашкан. 1,49 миллион сум күләмендәге экономияләнгән акчага Магистральная урамындагы 13нче йорт алды территорисен яңартканнар.
Быел комплекслы төзекләндерү өчен күпфатирлы дүрт йортның кушылган ихата территориясен сайлаганнар, анда 750дән артык кеше яши. Монда керү юлларын асфальтлаганнар, парковка аралыгын, тротуарларны, контейнер мәйданчыкларын төзекләндергәннәр, бордюрларны алыштырганнар, хәвефсез резина өслекле балалар мәйданчыгы, эскәмияле беседкалар булдырганар, яктылык һәм видеокүзәтү системасын җиһазлаганнар. Бу максатларга 10 миллион сум юнәлтелгән.
Эшләрне тәмамлаганнан соң кешеләр, “Ихата бәйрәме” оештырып, зур миләш үсентеләре утыртканнар.
Радий Хәбиров проектны әзерләү этабында кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булу кирәклеген билгеләде.
Республика җитәкчесе төзекләндерү буенча киләчәк планнар хакында сөйләште һәм 2021 елга поселокка “Башкортстан ихаталары” программасы буенча подъездларны комплекслы ремонтлауга 2 миллион сум бүләргә кушты.