Башкортстанда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Ситуацион үзәк арасында гражданнарга пандемия шартларында ярдәм буенча хезмәттәшлек турында өстәмә килешү төзелде.
Килешү кысаларында “Безнең хәстәрлек” волонтерлары республика поликлиникаларына ковидка каршы бушлай даруларны тарату буенча бурычларны үз өстенә ала. Чөнки медикларга йөкләнеш болай да зур.
Волонтерлар коронавируска антитәнчекләргә тикшереләчәк. Алар үзизоляциядәге, хроник авырулары булган кешеләргә дарулар китерүдә дә катнашачак.
Килешү кысаларында шикәр чире белән авыручы кешеләр арасында да эш башкарылачак. Үткән атнада “Бердәм Русия” бу категория гражданнарга автоматик шалтырату оештырды. Шалтыратуларны 146 мең кеше кабул итте. Беренчел күрсәткечләр буенча, аларның 13 проценты ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген белдергән. Исемлекләр Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылачак.
Башкортстан медикларына Яңа ел концерты да әзерләнә. Республиканың танылган артистлары, аларны тәбрикләп, рәхмәт белдерәчәк.
Тагын бер юнәлеш – “Бердәм Русия” Башкарма комитеты базасында оештырылган антиковид телемедицина үзәге. Аның бурычы – пандемия шартларында нон-стоп режимында эшләүче табибларга да, авыручы гражданнарга да ярдәм итү. Волонтерлар шалтыратуларны кабул итми, ә үзләре шалтырата. Коронавирустан, ОРВИ һәм пневмониядән амбулатор дәваланучылар белән элемтәгә чыга. Операторлар аларның хәлен ачыклый, кирәк булса, өйләренә табиб чакыра.
Табибларны ковид-госпитальләргә илтү - килешү кысаларындагы мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу шәхси автомобильләре булмаган медикларга кагыла.
“Бердәм Русия”нең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров ассызыклавынча, аларның бурычы – табибларга да, пациентларга да ярдәм итүнең закон кысаларындагы механизмын булдыру. Чөнки волонтерлар медицина хезмәткәрләре түгел, аларга хроник авыруы булган кешеләр өчен дару рецепты алу да катлаулы.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшлекнең киңәячәген билгеләде.
Очрашу ахырында Рөстәм Әхмәдинуров һәм Максим Забелин “Безнең хәстәрлек” волонтерлар штабында булдылар, телемедицина үзәге һәм автоматик колл-үзәк эшчәнлеге белән таныштылар.
Фото: “Бердәм Русия”нең төбәк Башкарма комитеты