+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 ноябрь 2020, 19:00

Радий Хәбиров Ковидка каршы ситуацион үзәктә булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында узган атнадан бирле эшләүче Ковидка каршы ситуация үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында узган атнадан бирле эшләүче Ковидка каршы ситуация үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Үзәк координаторы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева сүзләренә караганда, монда барлыгы 113 оператор, 12 тим-лидер, 33 медицина эксперты, дүрт смена җитәкчесе, шулай ук Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасы, Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы, Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе, гигиена һәм эпидемиология үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре эшли. Оештыру төркеменә шулай ук Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт һәм «Торатау» Конгресс-холлы белгечләре дә керә.
Сменада 70ләп кеше эшли. Операторлар көн саен 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. 16 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр булган атна эчендә үзәк белгечләре 5 647 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Бүгенге көндә генә дә монда 400 шалтырату килгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе өйдә һәм поликлиникаларда коронавирустан амбулатор дәвалауны оештыруга кагыла. Халык шулай ук монда COVID-19га тапшырган үз тестларының нәтиҗәсен белә ала. Шулай ук бушлай дарулар алу тәртибе, йогышлы авырулар госпитальләрендә дәваланган туганнары һәм якыннарының хәлен белергә һәм башка сорауларга җавап алырга мөмкиннәр.

Римма Үтәшева сүзләренә караганда, күп кенә мәсьәләләрне үзәк белгечләре һәм медицина экспертлары көче белән сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмичә генә хәл итеп була. Бу беренчел медицина звеносын оештыруга йөкләнешне киметә.
– Безне хуплавыгыз, иңне куюыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез бик мөһим эш башкарасыз. Сезнең хезмәтегез кешеләрне тынычландыра, проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, - диде Радий Хәбиров, Ковидка каршы ситуация үзәге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Мондый үзәкне иртәрәк булдырырга кирәк иде. Чөнки кешеләр кайвакыт госпитализацияләнгән туган тиешле кешесенең кайда урнашуы турында элементар мәгълүмат алалмаган. Бу пациентларны маршрутлаштыру һәм йогышлы авырулар дәваханәләренең эш үзенчәлекләре белән бәйле. Ә хәзер мондый мәсьәләләр шактый оператив хәл ителә. Бу амбулатор звенога зур ярдәм. Зур рәхмәт сезгә!

Фото: glavarb.ru
Читайте нас