+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 ноябрь 2020, 16:10

Сибай волонтерларының эше күп!

Быел яз көне Сибайда актив эшләүче “Без бергә” волонтерлар штабы әгъзалары 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга дарулар тапшырып йөрде.

Быел яз көне Сибайда актив эшләүче “Без бергә” волонтерлар штабы әгъзалары 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга дарулар тапшырып йөрде.
Хәзер волонтерларга ярдәм сорап Үзәк шәһәр дәваханәсе мөрәҗәгать итте.
Табибта исәптә торучы хроник авырулары булган пациентлар даими рәвештә дәвалау алырга тиеш, ләкин даруларны үзаллы килеп алу аларның сәламәтлеге өчен хәвефле булырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен шәһәр поликлинкасы даруларны илтеп бирүне оештырды.
"ВКонтакте" челтәрендәге «ЦГБ Сибай» төркемендә мохтаҗларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры урнаштырылган.
Дәваханә табиблары пациентларга дарулар яза, ә “Без бергә” волонтерлары аларны тарата.
Бу юнәлештәге штаб эшчәнлеге 20 ноябрьдә башланды һәм ай буе дәвам итәчәк. Моннан тыш, волонтерлар көн саен башка мөрәҗәгатьләрне дә кабул итә – даруханәдән дарулар алып, мохтаҗларга илтеп бирә.
Фото: “Без бергә” волонтерлар штабы
Читайте нас