Бу ярдәм “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты каршындагы “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәгенә тапшырылган. Аннан республика буенча урындагы бүлекләргә таратылачак.
– Волонтерлар бүген медиклар белән бергә алгы сызыкта. Алар коронавируслы авыруларга дарулар тарата, табибларга ковид-госпитальләргә азык-төлек китерә, үзизоляциядә булганнарга беренче кирәк-ярак алырга ярдәмләшә. Шуңа аларның сакланган һәм сәламәт булуы бик мөһим, – ди Евгений Мельников.