“Роспотребнадзор”да COVID-19ның балалар арасында киң таралган билгеләрен атаганнар.
Балаларда коронавирус белән авыруның иң еш билгеләре — температура һәм ютәл. Бу хакта “Роспотребнадзор” эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерә.
"Өлкәннәр кебек үк, коронавирус йогышының үзенчәлекле билгеләре балалар арасында да күзәтелми. Башка респиратор инфекцияләрендә булган барлык җыелмадан ешрак температура күтәрелә һәм ютәл күзәтелә”, — дип китерә Гореловның сүзләрен РИА Новости.
Ул, шулай ук, балаларның 2 процентында респиратор авырулары симптомнарыннан башка гына ашказаны-эчәк трактының зыян күрүе күзәтелә, ди.