“Роспотребнадзор” карарына ярашлы, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле барлык карантин һәм профилактика чаралары Русиядә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла.
“Роспотребнадзор” карарында мотлак битлек кию режимы, социаль дистанция саклау, мотлак үзизоляция һәм башка шундый чикләүләр вакытын озайту турында сүз бара.
Хезмәт урыннарында термометрия һәм дезинфекция үткәрү, уку йортларында киңкүләм чараларны булдырмау буенча чаралар да саклана.
Үзгәрешләр COVID-19 барлыгына тест үткәрүнең вакыт чикләренә дә кагылды. Аның чикләре – 48 сәгать. Үзгәрешләргә ярашлы, хәзер дәваханәдән чыгарылып, дәвалауны амбулатор дәвам итәр өчен ПЦР-тест нәтиҗәсенең тискәре булуын көтәргә кирәкми. Коммуналь фатирда, тулай торакта, кунакханәдә, социаль хезмәтләндерү учреждениеләрендә яшәүчеләр генә искәрмә булып тора.