Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Киңәшмә муниципаль район һәм шәһәр округы хакимияте башлыклары катнашлыгында видеоконференцэлемтә режимында узды. Фикер алышуга чыгарылган төп мәсьәләләр - кешеләр күп була торган объектларда һәм автомобиль газ заправкасы станцияләрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, быел кышкы сезонда су объектларында хәвефсезлек, халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын булдыру.
Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, ведомстволар һәм муниципалитетларның координацияләнгән эше соңгы елларда социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларының янгынга каршы тотрыклылыгы дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирде. Шуңа да карамастан, әлеге категория объектларында әле хәл ителмәгән мәсьәләләр кала, бу планнан тыш тикшерүләр белән раслана.
Башкортстан Прокуратурасы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе хезмәткәрләрен җәлеп итеп, кешеләр күп була торган 500дән артык объект тикшерелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 17 меңнән артык янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу очрагы ачыкланган. Иң киң таралган хокук бозулар түбәндәгеләр: эвакуация юлларының булмавы яисә туры килмәве; автоматик янгын саклау системаларының булмавы яисә төзек булмау; янгын хәвефсезлеге норматив таләпләре булмау сәбәпле саклану объектларында махсус техник шартлар булмау.
Вице-премьер кайбер муниципалитет башлыкларын тыңлады һәм җитешсезлекләрне бетерергә кушты.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте