Радий Хәбиров эш сәфәре белән Караидел районында булды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Караидел районында булды, анда ул Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлын төзү барышы белән танышты. Шунда ук ул әлеге мөһим транспорт артериясе төзелешенә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Трассаның гомум озынлыгы 71 километр тәшкил итә. Эшләр берничә этапта уздырыла. Караидел елгасы аша күпер һәм 10 километр юл файдалануга тапшырылган. Төзелеш бәясе 4 миллиард сумга төшкән, ул республика бюджетыннан финансланган.
Күпер ачылуны Караидел районы халкы 300 ел көтте. «Башкиравтодор» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Пролипото киңәшмәдә, автомобиль юлының беренче һәм икенче этабын төзү эшләре 2017 елда башланган иде, дип сөйләде. "Эшләр бәясе 2,8 миллиард сум дип бәяләнә. Бүгенге көндә эш барлык 40 километр автомобиль юлында бара, быел 252 миллион сум үзләштерелгән, ел ахырына кадәр әле 150 миллион сум үзләштерергә кирәк булачак ", - диде "Башкиравтодор"ның генеральный директоры.
Рельефның үзенчәлекләрен исәпкә алып, юлчыларга, трассаның үзеннән тыш, Олы Бәрдәш елгасы аша 6 арка күпере һәм күпер төзергә кирәк, юлда 6 автобус тукталышы пәйда булачак. Юл төзелешенә 80 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу - үзбушаткычлар, экскаваторлар, бульдозерлар һәм автогрейдерлар.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу төньяк-көнчыгыш икътисадын үстерүгә юнәлтелгән иң эре төбәк проектларының берсе. Төзелеш тәмамланганнан соң, республиканың бу төбәге өчен үзәк районнарга туры юл ачылачак, ул М-5 һәм М-7 федераль трассаларына, «Яңавыл» тимер юл станциясенә, Бөре һәм Дүртөйле елга портларына чыгачак.