Коронавирус инфекциясе таралу дәвам итә.
Коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә республикада югары әзерлек режимы дәвам итә.
65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник чирләре булган кешеләр өчен үз-үзен изоляцияләү режимы саклана. Югары әзерлек режимы турында указ нигезендә алар өйдә булырга тиеш. Урамга кибетләргә, даруханәләргә, финанс оешмаларына һәм элемтә салоннарына бару өчен 11:00дән 13:00гә кадәр чыгарга мөмкин. Бу категория кешеләренең чирне күпкә авыррак күчерүләре, үлүләре турында табиблар еш сөйли. Шуңа күрә әлеге режимны мотлак үтәү кирәк.
Шул ук вакытта үзизоляциядә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен кирәкле продуктларны һәм даруларны түләүсез илтеп җиткерүне «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты каршындагы «Безнең хәстәрлек» үзәге волонтерлары башкара. Ярдәмнән файдалану өчен 8-800-201-89-03 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Оператор заявкагызны кабул итәчәк һәм волонтерга тапшырачак, ул изоляциядә булган граждан өчен кибеткә яки даруханәгә бара. Исәп-хисап сатып алганнан соң чек нигезендә башкарыла.