Cтәрлетамактагы дәваханә беренче пациентларны декабрьдә кабул итәчәк.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакта яңа клиник инфекция үзәге төзелеше белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, 14 мең квадрат метр мәйданлы дәваханә беренче пациентларны декабрьдә кабул итәчәк. Төзүчеләр инженерлык системаларын монтажлауны тәмамлый, эчке эшләр, рентген-кабинет һәм компьютер томографиясе кабинеты өчен җиһазлар җыялар.
- 1 декабрьдә без төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлыйбыз, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. - Аннары 10 көн эчендә көйләү үткәрәчәкбез, табиблар белән бергә медицина җиһазларын да тоташтырабыз. Һәм ачылыштан соң монда беренче пациентларны кабул итә башлаячаклар. Ахыргы этапта - медицина персоналы өчен тулай торак төзү. Биналарны җылыткач, эчке бизәкләү эшләре башлана. Урыннар җитмәгән очракта, Стерлетамак хакимияте табибларга резерв торак табарга әзер.
Башкортстан Башлыгы дәүләт бүләкләренә лаек төзүчеләрнең исемлеген төзергә кушты.