+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2020, 11:35

Төзелгән объектлар арытаба да куллануда булырга тиеш

Республика мөһим чарага әзерләнә.

Республика мөһим чарага әзерләнә.
Бүген Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпфункцияле индустриаль комплекс төзергә ниятләнгән мәйданчыкларның берсен карады.
Аерым алганда, ул республика 2021 елда кабул итәчәк «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты финалын уздыру урыны булачак. Участок «Зубово» индустриаль паркы территориясендә урнашкан, анда кирәкле барлык челтәрләр һәм инженерлык коммуникацияләре бар.
- Бу - 20 мең квадрат метрда зур павильон төзелергә тиешле мөмкин булган нокталарның берсе, - диде Радий Хәбиров. - WorldSkills Russia чемпионатына актив әзерләнәбез. Әмма финалдан соң без булдырган җитештерү куәтләре һәм биналары шунда ук завод яки предприятие өчен мәйданчык буларак эшли башларга тиеш. Шуңа күрә без иң оптималь вариантларны карыйбыз, чөнки безнең вакыт алай күп түгел, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас