Cовет мәйданын реконструкцияләү дәвам итә.
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын реконструкцияләү барышын тикшерде, анда легендар 112нче Башкорт (16нчы Гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл урнаштырылачак.
Мәйданны реконструкцияләүне 2020 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Биредә булачак һәйкәлгә нигез салынды. Фонтанның җир асты инженерлык корылмаларын монтажлаганнар, аны гидравлик сынаулар уздырганнар. Су асты лотокларына нигез сала башладылар. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты скверы алдыннан иске брусчатканы сүттеләр. Агачларны декоратив яктырту җайланмасын урнаштыру дәвам итә. Музыка мәктәбе алдында яктыртуның декоратив терәкләре урнаштырылган. Җәяүлеләр юлларын төзекләндерделәр.
- Монда без чыршы утыртабыз, чөнки Уфада яшәүчеләр киселгән иске юкәләр өчен бик борчылды, - диде Радий Хәбиров. - Совет мәйданы чынлап та монументаль булачак. Без барыбыз да аның белән горурланачакбыз, яратачакбыз, балалар белән бирегә киләчәкбез.