Ярминкә өч көн дәвам итә.
26-28 ноябрьдә ВДНХ-Экспо Уфа күргәзмә комплексы мәйданчыгында "Безнең Бренд" продуктлары ярминкәсе узды. Комплекс территориясендә Русиянең 19 төбәгеннән 100дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итте, алар - крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шәхси эшкуарлар.
- Урындагы җитештерүчеләргә ярдәм итеп, без кулланучыларга түбән бәяләрдән сыйфатлы продуктлар сатып алу мөмкинлеген бирәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев. - Бүген “Башкортстан Продукты” билгесе белән 500 җитештерүче продукциясе тамгалана, алар челтәр кибетләре киштәләрендә тәкъдим ителгән.
Традиция буенча күргәзмә экспозициясендә урындагы җитештерүчеләр катнаша, алар арасында «Продукт Башкортостана» проекты дипломантлары да бар.