Башкортстанда укучылар Яңа елга кадәр мәктәпкә укуга бара ала, дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.
“Әгәр коронавирус инфекциясе белән хәл начарланмаса, традицион укыту режимына күчү мөмкин булачак”, — дип ачыклык кертте төбәк Башлыгы. "Балалар һәм укытучылар дистанцион рәвештә шөгыльләнүдән арыдылар инде", — дип өстәде ул.
Элегрәк 6-10нчы сыйныф укучылары өчен дистанцион укытуны 6 декабрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителгән иде. Беренче-бишенче сыйныф укучылары, шулай ук унберенче сыйныфлар элеккечә мәктәптә шөгыльләнә.
Фото: Башинформ