Радий Хәбиров пандемия шартларында Яңа ел корпоратив кичәләрен үткәрү турында карар кабул итте.
Яңалык әлегә республика түрәләренә генә кагыла.
“Корпоративларны хәлләр яхшыргач, эшләр алга киткәч үткәрербез. Әлегә гаиләләр белән күбрәк булырбыз, дип килештек, — дип аңлатты республика Башлыгы. - Без бүләкләр турында да сөйләштек. Бер-береңне открыткалар белән чүпләргә кирәкми. Хәзер барысы да телефонда, гаджетларда. Смс-ка җибәрү дә җитә ".
Яңа ел бәйрәмнәрендә рестораннар һәм башка учреждениеләр эшенә килгәндә, Радий Хәбиров әле карар кабул итмәгән. Төбәк җитәкчесе оператив штаб белән консультациядән соң, агымдагы атна ахырына фикерләрен җиткерергә вәгъдә итте.
Фото: Башинформ