Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә коронавирус һәм гриппка каршы киңкүләм вакцинациягә бәйле фикерләрен белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
“Ковидтан күпләп вакцинация ясауга әзерләнергә кирәк. Безгә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы киләсе атнада ук, яки якын арада җибәрә башлаячак. Әлегә күләмнәр аңлашылмый, әмма бу инде берничә генә түгел һәм дистәләгән дә түгел, бу меңнәрчә булачак, шуңа күрә без, һәрхәлдә, авыру белән көрәштә алгы сызыкта булган кешеләрне вакциналаштыра алачакбыз", — диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, инде кулланылган вакциналар уңай нәтиҗәләр биргән. Төбәк җитәкчесе ковидтан вакцина ясау – “барлык проблемаларыбызны да хәл итү”, дип белдерде, һәм шул ук вакытта гриппка каршы прививка ясау кампаниясенең мөһимлеген ассызыклады.
“Мин сезгә кабатлап әйтәм, гриппка каршы вакциналаштыруның 60 процентын эшләргә тиешбез, бу эшнең вакыты да билгеле, үтәргә кирәк,"—диде ул.
Фото: главарб.ру