Республика авылларында сөт кухнялары продукциясен сата башладылар.
Сөт кухняларында җитештерелгән продукцияне хәзер республиканың авылларында да сатып алырга мөмкин. "Сөт кухнялары хәзер Нефтекама һәм Октябрьский янындагы кечкенә авылларда да бар. Автолавкалар эшли башлады", — дип язган социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Бүген “Сөт кухнясы” дәүләт учреждениесе тәүлегенә 5 тонна сөт һәм 101 сөт продукциясе һәм коры катнашмалар тарату пункты булган җиде тулы производство мәйданчыгы булдырды. Башкортстанда ташламалы категориягә караучы 23,5 меңгә якын бала, шулай ук 557 йөкле хатын һәм бала имезүче аналар продукцияне бушлай ала.
"Безнең сабыйларны натураль сөт продукциясе белән тәэмин итү буенча мондый масштаблы программа Русиянең башка бер генә төбәгендә дә юк, дип ышанып әйтә алам. Нәтиҗәдә, без Башкортстанның барлык районнарында да сөт кухнялары булдырдык. 97 тарату пункты оештырылды, шул исәптән даруханәләрдә һәм кибетләрдә. Хәзер барлык яшь әниләр дә диярлек балаларын кефир, эремчек, йогырт һәм башка сыйфатлы продуктлар белән туендыра ала, өстәвенә, мәҗбүри шарт – үзебездә җитештерелгән сөттән.
Шунысы мөһим: 6 айдан 3 яшькә кадәрге, моңа хокукы булган балалар сөт продукциясен бушлай ала. Калганнар аны минималь бәядән сатып ала ала. Чынлыкта, бу - бик мөһим эш. Икътисадтагы бернинди кыенлыкларга карамастан, без аны дәвам итәчәкбез. Чөнки сүз балаларның сәламәтлеге турында бара, ә бу - барыннан да өстен”, — дип язган иде элек төбәк Башлыгы.