+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 ноябрь 2020, 11:50

Шалтыратучыларның 95 проценты канәгать калган

Башкортстанда булдырылган ковидка каршы ситуацион колл-үзәккә ике атна эчендә 11 меңгә якын шалтырату килгән.

Башкортстанда булдырылган ковидка каршы ситуацион колл-үзәккә ике атна эчендә 11 меңгә якын шалтырату килгән.

23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр генә дә Үзәк хезмәткәрләре республика халкыннан 5 меңнән артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Бу хакта оператив киңәшмәдә аның җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, амбулатор медицина ярдәме, ковидка тест нәтиҗәләрен тапшыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала. Мөрәҗәгатьләрнең географиясе буенча Римма Үтәшева, шалтыратулар барлык районнардан да диярлек килә, дип билгеләп үтте. Уфа шәһәре һәм районы, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтә.

Шалтыратучыларның күпчелеге — 35тән 59 яшькә кадәр кешеләр. Өлкәннәрдән дә шалтырату аз түгел — узган атнада гына да алардан барлыгы 1491 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Гомумән алганда, шалтыратучыларның 95 проценттан артыгы мөрәҗәгать нәтиҗәләреннән канәгать калган.

Республика Башлыгы ковидка каршы үзәк җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә гражданнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстанның ковидка каршы колл-үзәге 16 ноябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшли башлады. Колл-үзәк иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшли. Һәр кеше анда Уфадагы күпканаллы номер буенча (218-19-19) шалтырата һәм оператив рәвештә квалификацияле ярдәм ала ала.

Фото: Башинформ
Читайте нас