Тиешле үзгәрешләр республика Хөкүмәте карарына кертелде.Башкортстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өч яшькә кадәр “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай алалачак. Тиешле үзгәрешләр республика Хөкүмәте карарына кертелде."Безгә ташламалы шартларда натураль, сыйфатлы сөт продукциясен аз керемле гаилә балалары гына түгел, опекага алынган балалар да алалуы мөһим, – дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. — Шул ук вакытта баланы опекага алган гаиләнең җан башына уртача кереме дә исәпкә алынмаячак”.Бушлай туклану алу өчен гариза язарга һәм “Сөт кухнясы” дәүләт учреждениесе белән килешүгә кул куярга кирәк. Моны теләсә кайсы уңайлы сөт тарату пунктына килеп эшләргә була. Әгәр барлык документлар да дөрес җыелган булса, 20 эш көне эчендә СМС-хәбәр яки телефон шалтыратуы ярдәмендә туклану билгеләү турында хәбәр киләчәк.