“Вектор” фәнни үзәге директоры Ринат Мәкъсүтов моңа карата үз фикерен белдерде.“Роспотребнадзор”ның “Вектор” фәнни үзәгенең генеральный директоры Ринат Мәкъсүтов белдерүенчә, коронавирус юкка чыкмаячак, әмма пандемия киләсе елда тәмамланырга тиеш. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итә.“Вирус үзе сакланса да, пандемия 2021 елда китүенә ышанам”, — диде ул "Science Bar Hopping" онлайн-фестивале кысаларында.Аның әйтүенчә, яңа очракларның саны көн саен артуга карамастан, җитәрлек дәрәҗәдәге күмәк иммунитет формалашканнан соң, пандемия тәмамланачак. Моның өчен гражданнарның яртысына якыны вакцинация үтәргә тиеш.