+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 декабрь 2020, 14:20

Югары әзерлек режимында - яңа үзгәрешләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, ковид белән авручылар, кронавируска шик булганнар яисә авыру белән бәйләнештә булганнар, “внебольничная пневмония” диагнозлылар, 65 яшьтән өлкәннәр, респиратор авыру белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм алар белән яшәүчеләр өчен мотлак үзизоляция режимы саклана.65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 2020 елның 31 декабренә кадәр саклана.31 декабрьгә кадәр социаль учреждениеләрдә булганнар өчен дә үзизоляция режимы озайтылды.Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, конкрет муниципалитетлардагы санитар-эпидемиологик хәлдән чыгып, барлык сыйныфлар да көндезге формада (мәктәпкә барып) укый ала торган шәһәр һәм районнар исемлеген билгеләргә тиеш.Республиканың башкарма власть органнарына битлек кию режимын үтәүне һәм 65 яшьтән өлкәннәрнең мотлак үзизоляцияне үтәвен тикшерүләрне көчәйтергә кирәк.Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына ковидка каршы Ситуацион үзәккә һәръяклап ярдәм күрсәтергә киңәш ителә.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас