Сибайда масштаблы реконструкциядән соң филармония (Сибай концерт-театр берләшмәсе) ачылачак. Шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан 1957 елгы бу матур бина фасады үзенең башлангыч кыяфәтен тулысынча саклаячак.
Нәкъ менә шуңа күрә быел көз төзекләндерергә планлаштырылган филармония каршындагы сквер өчен атаманы сайлаганда бик тирән мәгънәле яңгыравык сүздә - "Аманат"та тукталдылар. Сибайлылар бу атама турында фикер алышырга тәкъдим иткән шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзаловның тәкъдименә бик теләп җавап бирделәр. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сораштыруда мең ярымнан артык кеше катнашты. Аларның 82 процентка якыны бу идеяне хуплады.
Скверны төзекләндерүгә 2 айдан аз вакыт китте. Планлаштырганча, монда барлык эшләрне дә салкынга кадәр тәмамларга өлгерделәр.
Фото: sibay.bashkortostan.ru