Мотлак үзизоляция яхшы нәтиҗәләр бирә.
Башкортстанда быел 10 ноябрьдән республика Башлыгы указы белән 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы кертелде.
Бу категория кешеләргә урамда йөрү һәм кибетләргә бару өчен тәгаен вакыт билгеләнде: көндезге 11-13 сәгатьләр.Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча, чикләүләр кертү башланганнан алып, өлкәннәр арасында коронвирус белән авыручылар 10 процентка кимегән.
Шулай ук, бу категория гражданнар арасында ковид билгеләре һәм авыруга шик белән медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләр кимегән.