Башкортстанда 10 ноябрьдән мотлак үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, 65 яшьтән өлкәннәр арасында авыручылар проценты 10 процентка диярлек кимегән. Бу хакта бүген төбәк территориясенә коронавирус инфекциясенең керүен һәм аның таралуын булдырмау буенча оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре ковидка каршы күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген исбат итүен билгеләде. Башкортстанда коронавирус таралу белән бәйле хәл тотрыклана, авыручыларның арту темпы акрыная. Үткән тәүлектә республикада 142 кешедә ковид ачыкланган. Барлыгы авыручылар саны –14548. 12140 пациент савыккан, соңгы тәүлектә 131 кеше коронавирусны җиңгән.
Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләгәндә Радий Хәбиров шәһәрләрдә һәм авылларда боз шәһәрчекләрен арттырырга кушты. Бу кешеләрнең бер җирдә күпләп җыелуын булдырмау өчен кирәк. Төп мәйданчыклар 10 декабрьгә әзер булырга тиеш.
Оперштаб карары буенча, балалар бакчаларында әти-әниләрнең катнашлыгыннан башка һәм үз төркемнәрендә генә чыршы бәйрәмнәре үткәрергә ярый.
Рестораннар һәм гомум туклану оешмаларына килгәндә, Яңа ел төнендә алар тәүлек әйләнәсенә эшли ала. Ә каникул көннәрендә иртәнге алтыдан төнге икегә кадәр. Аларның барысы да санитар-эпидемиология нормаларын, кагыйдәләрен, Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгының якын арада эшләнәчәк рекомендацияләрен үтәргә тиеш.
Вице-премьер, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, әти-әниләрен коронавирус белән госпитализацияләгән гаиләләр төбәкнең социаль приютларына мөрәҗәгать итә ала. Анда әти-әниләрен дәвалаган вакытка балаларны кабул итәчәкләр.
Коронавирусны дәвалау, бушлай дарулар алу тәртибе һәм башка сораулар белән ковидка каршы Ситуацион үзәккә шалтыратып, дистанцион консультация алырга мөмкин. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли, телефоны – (347) 218-19-19.
Башкортстанда “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге дә эшен дәвам итә. Волонтерлар үзизоляциядә булганнарга ярдәм күрсәтергә әзер. 8-800-201-89-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.