Игътибар пассажирлар белән кондукторларга гына түгел, водительләргә дә юнәлтелә.Кешеләр тикшерүләргә төрлечә мөнәсәбәт күрсәтә. Күпчелек битлек киеп йөрүнең мөһимлеген аңлый. Шулай да бу таләпне теләмичә генә үтәүчеләр дә бар. Җәмгыять транспортында кагыйдәләр үтәлешен кондуктор контрольдә тота, ул автобуста битлек киюнең мотлак икәнен кешеоәрнең исенә төшерә, югыйсә, транспорттан чыгарга кирәк булачагын искәртә.Үткән рейдлар барышында пассажирлар белән профилактик сөйләшүләр генә алып барылмады, кагыйдәләрне бозучыар ачыкланып, аларга штраф салынды. Сибайда пассажирларны ике оешма автобуслары йөртә – “Башавтотранс” һәм шәхси эшкуар Ф. Әлибаев транспорты. Аларга таләпләр буенча барлык кагыйдәләрне үтәргә кушылды.Мондый рейдлар даими үтеп торачак. Битлек кию режимын бозучыга, ул водитель яисә пассажир булсынмы, 1-30 мең сум штраф яный.