Катнашучылар авыл хуҗалыгындагы, сәнәгатьтәге һәм юл хезмәтләндерүендәге яңа проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләште.Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиесе һәм «Молочно-товарный комплекс Калинина» җәмгыяте директоры Николай Коваленко республикадагы иң эре агрохолдингларның берсенең үсеш планнары турында сөйләде. Компаниянең базасы Стәрлетамак районында, ул күрше Бишбүләк, Ярмәкәй районнарында да эшли. Анда аграрийлар малларны тулыландыру өчен яңа төзелешләр башлый. Инвестицияләр күләме 3 миллиард сумга якын булачак. Бу ит җитештерүне үстерергә ярдәм итәчәк.Инвестпроектларны өстенлеклеләр исемлегенә керткәннән соң, агрохолдинг федераль бюджеттан субсидияләр алуга исәп тота алачак.– Сездә бай коммпетенцияләр тупламасы булган көчле предприятие. Республика сезгә ярдәм итәргә әзер. Киләчәк үсеш турында уйлагыз, – диде Радий Хәбиров.“Инвестчас”та күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак мәгълүматны моннан укыгыз: На «Инвестчасе» рассмотрели проекты в сфере АПК, создания технопарков и объектов придорожного сервиса (glavarb.ru).