Башкаланың Киров районында бүген төнлә юл һәлакәте булган.Уфаның Киров районы территориясендә 3 декабрь төнендә зур юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 4 кеше зыян күргән.Башкала Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2105» автомобиле белән идарә иткән 21 яшьлек шофер К. Маркс урамы буйлап Тукай урамына таба бара. Биредә ул З. Вәлиди урамында хәрәкәт итүче "Ford Focus" машинасы белән бәрелешә.Юл авариясе нәтиҗәсендә безнең автомобиль йөртүчесе зыян күрә, аны медицина ярдәме күрсәткәннән соң җибәрәләр, ә 20 яшьлек пассажирын дәваханәгә салалар. Авариядә, шулай ук, 22 яшьлек "Ford" шоферы һәм 43 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.Фото: пресс-служба ГИБДД Уфы