Русия Президенты Владимир Путин губернаторларны инвалидларга исем өчен түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк кеше «мәҗбүри тоткыннар» хәлендә калмасын өчен ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта дәүләт башлыгы инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда белдерде.«Мин төбәкләрдәге коллегаларыма, барыннан да элек, моны, әлбәттә, объектны тапшыру һәм хисап тоту, аннары оныту өчен эшләргә кирәк түгел, дип әйтергә телим. Моны мөмкин кадәр күбрәк кеше "мәҗбүри тоткыннар" хәленә калмасын өчен эшләргә кирәк», — диде Путин.Президент сүзләренчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә карарлар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән. "Әмма практика күп очракта урыннарда ниләр эшләнүенә һәм ничек эшләнүенә бәйле", - дип өстәде Путин.Ул Дәүләт Советы составындагы профильле эшче төркемгә төбәкләрнең һәм муниципалитетларның уңышлы тәҗрибәсен гомумиләштерергә һәм тәэмин итәргә кушты.#ВладимирПутинФото: rbc.ru