Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Конституция-2020: ачык власть эволюциясе" V Бөтенрусия юридик форумы үтә. Шулай ук, чараның онлайн-трансляциясен ufa-forum.com. рәсми сайтында карау мөмкинлеге тудырылган. Юридик форумны оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте, Русия Юристлары ассоциациясе, Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты, БДУның Хокук институты.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы булган "Конституция-2020: ачык власть эволюциясе" пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Югары юридик белемнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия, Русия Федерациясе Иминлек советы каршындагы Фәнни совет әгъзасы, 1993 елгы Русия Федерациясе Конституциясе авторларының берсе Сергей Шахрай, Юридик вузлар ассоциациясе президенты Сергей Бабурин, Русия Юристлары ассоциациясенең идарә рәисе Владимир Груздев, Русия Адвокатлар палатасы вице-президенты, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владислав Гриб катнаштылар.
Онлайн-режимда пленар утырышка Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эш төркеме рәистәше, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников, Европа Советының гаделлек нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе президенты Рамин Афад оглы Гурбанов кушылдылар.
Пленар утырышта дискуссия форматында Русиянең әйдәүче юристлары төбәк законнарына конституцион төзәтмәләр йогынтысы турында фикер алышты. Чараны Константин Толкачев ачты һәм алып барды.
Радий Хәбиров пленар утырышта үзенең кереш сүзендә конференциянең бик катлаулы вакытта узуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, форумда белдерелгән тема актуаль, илнең яңартылган Төп законы җәмгыятьнең тотрыклы үсешен, Русия халкының лаеклы тормышын һәм дәүләтебезнең нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә.
"Конституция илебез үсешенең векторын һәм төп юнәлешләрен билгели. Бүген без барыбыз да яңа белемнәр белән баербыз, бик күп кызыклы нәрсәләр белербез һәм барыбыз бергә алга таба хәрәкәт итәрбез дип өметләнәм", - диде төбәк Башлыгы.
Павел Крашенинников билгеләп үткәнчә, яңартылган Конституциянең кайбер нормалары гамәлдәге кануннарда үсеш таләп итә. Ә ачык властьның бердәмлегенең яңа принцибы эшләсен, тиешле территорияләрдә гомумдәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итү өчен властьның барлык дәрәҗәләренең үзара хезмәттәшлеге механизмын формалаштырырга кирәк. Форум спикеры сүзләренчә, Башкортстан бу конституцион процессларның флагманнарының берсенә әверелде.
Форум кысаларында Русиядә беренче QR-Конституция тәкъдим ителде. Интерактив проект илнең Төп законына яңа төзәтмәләр турында мәгълүматны таратырга мөмкинлек бирәчәк һәм смартфон булган һәркемгә аның актуаль редакциясенә керү мөмкинлеге бирәчәк. QR-Конституция Башкортстанның матди булмаган санлы мирасының даими элементы булачак һәм халыкның киң катламнарын колачларга ярдәм итәчәк. QR-кодлы стелаларны Башкорт дәүләт университетында, күпфункцияле үзәкләрдә, автобус тукталышларында һәм башка социаль әһәмиятле локацияләрдә урнаштырачаклар. Аларның беренчесе Башкортстан Конституцион судында урнаштырылачак.
Форум кысаларында Павел Крашенинниковның "Советское право. Итоги: Очерки о государстве и праве. 1962-1984" дигән китабы һәм Legal Batle хокукый online-уенының презентациясе булды. Шулай ук, "Кадрларда Конституция" күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Форумның эшлекле секцияләр һәм дискуссияләр нәтиҗәләре "Хокукый дәүләт: теория һәм практика" журналының фәнни җыентыклары өчен аналитик, эксперт материаллары нигезенә ятачак.