Бүген Уфада "Торатау" Конгресс-холлында "Конституция-2020: ачык власть эволюциясе" V Бөтенрусия юридик форумы үтте. Пленар өлеш тәмамлангач, анда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде.
- Әйтергә телим, һәр чараны әзерләгәндә теманы, спикерларны, оешманы аңларга кирәк була һәм теге яки бу юнәлеш буенча тагын да тирәнрәк эш алып барыла. Юридик тематикага килгәндә, Башкортстан өчен бу үзенчәлекле тема. Традиция буенча, безнең республика юридик фән, юриспруденция өчен инфраструктураны үстерү буенча әйдәүче позицияләрнең берсен алып тора. Шуңа бәйле рәвештә без берничә ел элек үткәрә башлаган форум ел саен яхшы традициягә әйләнде, Русия Федерациясендә барысы да аның турында белә. Ә Башкортстан өчен - ул, әлбәттә, юрист һөнәрен популярлаштыру, юристлар уйлап тапкан һәм фикер алышырга теләгән идеяләрне хуплау, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, форумның мөһимлеген билгеләп.
"Сезнең фикерегезчә, Конституция реформасының нәтиҗәләре нинди?" дигән сорауга Юридик вузлар ассоциациясе президенты Сергей Бабурин түбәндәгечә җавар бирде: "Конституциягә мөнәсәбәтем 1993 елда да, 2020 елда да Башкортстан халкының мөнәсәбәте белән тулысынча туры килде. 1993 елда бу тискәре мөнәсәбәт иде. Ә 2020 елда - һичшиксез уңай. Чөнки 2020 ел реформасы Төп законның күп кенә кимчелекләрен төзәтте, Президентның властен нәтиҗәлерәк итә. Һәм минем өчен иң мөһиме - дәүләт сүзләрдә түгел, ә эштә социаль булсын өчен реаль мөмкинлекләр тудыра".
"Дәүләт җыелышы депутатларына зур эшләр башкарырга туры киләчәк. Башкортстан Конституциясенә, республика кануннарына нинди үзгәрешләр кертеләчәк?" - дигән сорау бирелде.
- Үзгәрешләр бик күп булачак, шуңа күрә аларны санап чыгу шактый күп вакыт алачак. Комиссия эшли генә башлады. Бу иҗади эш һәм һәрвакытта да вакытны исәпкә алмый. Әйтик, бер атнадан без тулы үзгәрешләр җыелмасын бирергә әзер булачакбыз дип әйтә алмыйм. Әмма үзгәрешләр, кабатлап әйтәм, булачак, - диде республика парламенты Рәисе Константин Толкачев.