+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 декабрь 2020, 20:00

Андрей Назаров командасы җиңүче булды

Бүген Башкортстан башкаласында «Конституция-2020: ачык хакимият эволюциясе» Гомумрусия юридик форумы кысаларында Legal Battle хокукый онлайн-уены узды. Хокукның төрле өлкәләрендә үз белемнәрен тикшерергә илнең әйдәүче юристлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре җыелды.

Бүген Башкортстан башкаласында «Конституция-2020: ачык хакимият эволюциясе» Гомумрусия юридик форумы кысаларында Legal Battle хокукый онлайн-уены узды. Хокукның төрле өлкәләрендә үз белемнәрен тикшерергә илнең әйдәүче юристлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре җыелды.Финал уен форматында 5 раундта узды, алар барышында командалар Русия Федерациясе Конституциясе яңалыкларын, хокукый белемнең югары дәрәҗәсен һәм дебатларны конструктив алып бара белүләрен күрсәттеләр.Юридик берләшмә экспертларыннан профессиональ жюри җиңүче команданы билгеләде.Башкортстан Башлыгы кубогын республика Хөкүмәте Премьер–министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге «Алга» командасы алды. Аның составында Русия Адвокатлар палатасы вице-президенты Владислав Гриб, Русия Юристлары ассоциациясе рәисе Владимир Груздев, Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Илона Макаренко да бар иде.Ноябрьдә узган сайлап алу этабы тест биремнәрен хәл итүне һәм Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча закон проектын эшләүне үз эченә алды. Шул ук вакытта катнашучылар гамәлдәге законнардагы кимчелекләрне һәм каршылыкларны, фактта үз көчләрен югалткан хокук нормаларының, нәтиҗәсез нигезләмәләрнең булуын, шулай ук хокукый җайга салуның җитешсезлекләрен бетерү ысулларын күрсәтергә тиеш иделәр.Оештыручылар сүзләренә караганда, Legal Battle хокукый һәм юридик күнекмәләрне формалаштыруга, конституцион хокук өлкәсендә белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Гомумрусия тавыш бирү барышында хупланган төзәтмәләр 2020 елның җәендә үз көченә керде.Фото: bashinform.ru
Читайте нас