Өлфәт Мансур улы Мостафинның Башкортстанның сәяси, социаль, икътисади һәм иҗтимагый үсешенә зур өлеш кертүен һәм республика алдындагы аерым казанышларын исәпкә алып, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров әлеге күренекле шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды.Документ буенча, Башкортстан Хөкүмәтенә йөкләнә:1) җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча иң яхшы инициативаларны гамәлгә ашырган өчен Башкортстан муниципалитетларына төзекләндерү өлкәсендә ел саен уздырыла торган республика премиясен гамәлгә куярга;2) егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Өлфәт Мостафин истәлегенә ел саен үткәрелә торган халыкара турнирны үткәрүне оештырырга;3) Уфа шәһәренең Калинин районындагы Волейбол үзәгенә аны төзеп бетергәннән соң Өлфәт Мостафин исемен бирергә.Шулай ук Чакмагыш районы хакимиятенә Иске Бәшир авылы урта мәктәбендә (Өлфәт Мансур улы Мостафин укыган) мемориаль тактаташ кую һәм Чакмагыш авылының бер урамына аның исемен бирү тәкъдим ителә.Указны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау күләмен һәм чыганакларын Башкортстан Хөкүмәте билгеләячәк.Фото: glavarb.ru